Казанда 1917 елга кадәр төзелгән 5 мәктәп бар. Бу тарихи биналар мәдәни мирас объектлары булып тора һәм дәүләт тарафыннан саклана.
Әйтик, 3 нче гимназия Горький урамындагы 16/7 нче йортта урнашкан. Бинада XIX гасыр уртасында Казандагы беренче шәхси хатын-кызлар уку йорты (прогимназия) урнашкан, аның хуҗабикәсе С.Ф. Вагнер булган.
Толстой һәм Горький урамнары чатында урнашкан 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе сәүдәгәр Яков Молотков йортында урнашкан. Бинада кайчандыр Л.И. Каван (1913-1917 еллар) оештырган шәхси хатын-кызлар гимназиясе булган.
Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда элек Казан хатын-кызлар мариин гимназиясе, ә революциядән соң — икенче баскыч хезмәт мәктәбе урнашкан. Шулай ук, сугыш вакытында Хәрби-Һава Көчләренең махсус мәктәбе, соңрак, шәһәрнең 6 нчы мәктәбе урнашкан. 2000 елда гына, реконструкциядән соң, бинага лицей хуҗа булган.
П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе Горький урамы 22/26 йорты адресы буенча, 1905 елда төзелгән йортта урнаша. Музыка мәктәбенә 1932 елда нигез салына. Ул Татарстанда иң борынгы музыка уку йорты булып тора.
1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе – Казанның Сул Болак урамындагы иске корылмаларның берсе. 1959 елда төзелгән бина тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объект булып тора. Сул Болакның бу өлешендәге борынгы йортлар 1980 нче елларда ук сүтелә. Бу мәктәптә республиканың күп кенә танылган кешеләре, шул исәптән, КФУ профессоры, ТР археология мәктәбенә нигез салучы Альфред Халиков укыган.