Казанның Профсоюз урамында урнашкан, XVIII-XIX гасырларга караган элеккеге «Адонис» фабрикасының өч катлы бинасын мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта комитет тарафыннан дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы акты карала.
Фабрика Казанның үзәк өлешендәге тарихи төзелешнең мөһим объекты булып тора. Ул 19 гасырда илнең икътисади тормышында мөһим роль уйнаган. Россия өяз шәһәрләренең даими төзелешен формалаштыру чорындагы сәүдә биналары үрнәге буларак тарихи кыйммәткә ия.
Соңгы үзгәртеп коруларның эзе булса да, объект төп конструкцияләренең һәм структурасының бөтенлеген, тарихи йөзен саклап калган. Бинаның тарихи кыйммәткә ия конструкцияләре булып подвал, беренче кат бүлмәләрендәге кирпеч, цилиндр, лоток рәвешендәге һәм ябык гөмбәзләр, уемнар өстендәге распалубкалар тора. Профсоюз урамындагы йортның фасады өч ризалитлы һәм алты пилястрлы 39 тәрәзә уемындагы, турыпочмаклы формадагы тәрәзәләр белән бизәлгән. Беренче каттагы турыпочмаклы формадагы ишек уемнары җилпәзәле йозак ташы белән бизәлгән. Икенче каттагы тәрәзәләр юка профильле йөзлекләр белән бизәлгән.
Объект төзелеше 1825-1826 елларга карый. Сәүдә рәтләре бинасы башта ике катлы булган. 1899 елда сәүдәгәр-москательчеләр инициативасы белән, урамга чыга торган ачык галерея барлыкка килә. XIX гасыр ахырында сәүдә мөмкинлекләрен арттыру макстаыннан, галереяның тәрәзә капкачлары белән япканнар.
1930 елда бинада 4 нче тегү фабрикасы урнаша. Сугыштан соң өченче катны өстәп төзегәннәр, ә ишегалды ягыннан өстәмә мәйданнар һәм хуҗалык корылмалары булдырганнар. Шуның нәтиҗәсендә, бинаның күләм-киңлек структурасы һәм урам фасадлары композициясе үзгәрешләргә дучар булган.
Хәзерге вакытта, Москатель рәтләре кибетләре структурасы беренче катның төп диварлары чикләрендә генә сакланып калган. Бу беренче кат бүлмәләренең гөмбәзләр белән ябылуы аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, безнең көннәргә бинаның почмак өлешләрендәге ике подвал кат килеп җитте.