Иван Гущин: «34 мәдәни мирас объектын җимерек хәлдән диярлек торгыздылар»

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2024 елның февраленнән Татарстанда канәгатьләнерлек булмаган 34 объект торгызылган. Бу Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә бик җитди саннар.

Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында белдерде.

Әңгәмә барышында Иван Гущин Мергасов йортын коткару, Александровский пассажы белән бәйле вәзгыять, ваемсыз милекчеләрдән тарихи биналарны тартып алу, шулай ук Татарстан территориясендә урнашкан православие гыйбадәтханәләрен һәм мәчетләрне торгызу буенча зур һәм системалы эш турында җентекләп сөйләде.

Казанның архитектура бизәкләренең берсе дип танылган Ушкова йортындагы реставрация эшләре темасы аерым кузгатылды. Исегезгә төшерәбез, эшләрне башкаруга рөхсәтне ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 2026 елның маенда биргән иде.

Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:

«Хәзер Ушкова йортында авариягә каршы эшләрнең актив фазасы бара. Киләсе этап витражларны, лепниналарны һәм чын элементларны реставрацияләү булачак. Инвестор белән без элемтәдә торабыз, реставрация бик-бик пөхтә алып барылачак дигән зур ышандырулар бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International