Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев –татар революцион хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе. Ярты гасыр элек Казан картасында шәһәрнең беренче магистральләренең берсе аның исемен ала. Ямашев проспекты Яңа Савин районының төп күчәренә әверелде. Хәзер ул 6,2 км га сузылган алты полосалы юл.
Казанның бу өлешендә генә аның исеме билгеле түгел. 15 яшьлек егет чагында, ул шәһәрнең үзәгендәге – Тукай урамындагы 73 нче йортта урнашкан укытучылар мәктәбенә укырга керә. Бу татарлар өчен беренче дөньяви уку йорты була. Бүген бина Казан медицина-фармацевтика көллияте студентларына хезмәт итә.
Казандагы БРИКС халыкара икътисадый саммиты алдыннан йортның фасады ремонтланды.
XVIII-XIX гасырлар чигендә төзелгән ике катлы кирпеч йорт – классицизм чорындагы утар төзелешенең ачык мисалы. Бинаның катлаулы формасы, төп фасадта 12 тәрәзә күчәре, пилястралар, киң фриз, еракка чыгарылган кәрниз һәм баскычлы аттик – болар барысы да йортка үзенчәлекле архитектура кыяфәте бирә.
Эшне башлаганда, йортның фасады канәгатьләнерлек хәлдә булмаган: штукатурканың урыны белән кубып торуы, кирпечләрдәге ярыклар, лак-буяу өслегенең зарарлануы күзәтелгән.
"Белгечләр су агымы белән кипеч диварларга чистарту үткәрделәр, штукатурканың купкан фрагментларын торгыздылар, тарихи колористик чишелешләргә туры китереп, фасадны тигезләделәр һәм буядылар», – дип сөйләде Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Тарихи белешмә: бинаның төзелү вакыты XVIII-XIX гасырларга карый. XIX гасырның икенче яртысында әлеге бинаның Надворный Советник Бутягинныкы булуы билгеле. 1876 елда биредә татар укытучылар мәктәбе ачыла. 1897-1902 еллар аралыгында татар революцион хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Хөсәен Ямашев шунда укый. Совет чорында бинада Пионерлар йорты һәм балалар бакчасы урнашкан була. Югарыда әйтелгәнчә, хәзер бинада медицина-фармацевтика көллияте урнашкан.