Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында урнашкан сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарының төп бинасын, XIX гасыр архитектура һәйкәлен реставрацияләү проекты экспертлар тарафыннан хупланды. Утар 1991 елдан төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора һәм алпавыт утарлары һәм татар халык торагы сыйфатларын берләштергән провинциаль ампирның уникаль үрнәген тәшкил итә.
Бина көньяк фасадында ризалит, көнчыгыш һәм көнбатыш якларында төрле зурлыктагы күләмнәр һәм үзәк күләме өстендә мезонин булган ике катлы корылмадан гыйбарәт. Бинаның конструкциясе канәгатьләнерлек хәлдә түгел: стеналар һәм түшәмәләр ремонт таләп итә, фундамент авария хәлендә.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, реставрация проекты бинаның тарихи йөзен саклауны, югалган элементларны торгызуны һәм, хәрәкәт итүләре аз булган гражданнар өчен мөмкинлекне дә кертеп, заманча таләпләргә яраклаштыруны күздә тота.
Утарны күренекле миллионер сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров 1838 елда сала. Соңыннан ул Петербургка күчеп китә, ләкин шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәр өчен һәр җәй Олы Мәңгәргә килүен дәвам итә. Мезонинлы ике катлы агач йорт традицион рус төзелеш алымнарын шәһәр торагы элементлары белән берләштерә.
Беренче катта кухня һәм хуҗалык бүлмәләре, ә икенче катта торак бүлмәләр урнашкан. Керү урыны көньяктан булган, аннан баскыч югары катларга илткән. Мезонин гаиләнең өлкән әгъзаларын яшәү һәм кунакларны кабул итү өчен кулланылган. Бинаның архитектур декоры куышлы мезонин кәрнизләрен, капительле колонналарны, вазоннарны һәм пилястраларны үз эченә ала. Тәрәзәләр сырлы туры сандриклар һәм ярымтүгәрәк элементлар белән бизәлгән.
Утарны реставрацияләү киләчәк буыннар өчен бу кыйммәтле архитектура һәм мәдәният һәйкәлен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Иван Гущин билгеләп үткәнчә, беренче этап кысаларындагы проект карарларында беренче чираттагы аварияләргә каршы чаралар каралган, алар стеналарның һәм фундаментларның күтәрү сәләтен торгызуга юнәлдерелгән:
- бинаның фундаментын көчәйтү;
- фундаментларны вертикаль гидроизоляцияләү;
- фундаментлардан җир өсте суларын чыгару өчен бина тирәли япма урнаштыру;
- бура конструкцияләренең, стропиль системасының, деструкцияләнгән кишәрлекләрне ачыклау өчен түшәмәләрнең бүрәнә элементларын җентекләп карау;
- агач деструкциясе булган элементларның саклану дәрәҗәсен бәяләү.