Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы бүгенге көндә урнашкан Кремль урамындагы “Каменев-Крупенниковлар йорты” Татарстанның мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк. Мондый карар тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
XVIII гасырда төзелгән һәм XIX гасырда реконструкцияләнгән йорт күренекле казанлылар исемнәре белән бәйле. Аның беренче хуҗасы – танылган рус шагыйре Гавриил Каменевның әтисе, атаклы сәүдәгәр һәм шәһәр башлыгы Петр Каменев. Соңрак йорт үзләренең хәйриячелеге белән дан казанган сәүдәгәр Крупенниковлар гаиләсенеке булган.
Бинаның проектын Казанның 1768 елгы атаклы генераль планы авторы, күренекле архитектор Василий Кафтырев эшләгән.
Йортның соң классицизм, эклектика һәм модерн элементларын берләштергән фасадлары бай декор белән бизәлгән: рустовка, лепнина, барельефлар, аттиклар. Аркалы төп керү урыны, икенче кат балконнары һәм барокко стилендәге декор элементлары аеруча игътибарга лаек.
Эчке үзгәртеп коруларга карамастан, бина архитектураның беренчел кыйммәтле элементларын саклап калган. Гөмбәзле түшәмәләр һәм куәтле сигез яклы баганалар шундыйлардан.