Казансу елгасында 19 гасырда төзелгән гыйбадәтханә-һәйкәлне реставрацияләүнең беренче этабын үткәрү барышы турындагы фотоотчет

2024 елның 23 июле, сишәмбе

«Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл» - Россиянең иң борынгы хәрби мемориалларының берсе. Ул 1811 елда, Александр I патша боерыгы буенча, 1552 елда Казанны алу вакытында һәлак булган сугышчыларның туганнар кабере өстендәге часовня урынына төзелгән.

Объект 20 метрлы пирамидадан гыйбарәт. Аның эчендә зур булмаган чиркәү, дүрт хөҗрә һәм склепурншкан. Кайчандыр бу урыннарда һәлак булган сугышчыларны озатучы монахлар яшәгән. Кызганычка каршы, бина инде күп еллар буш тора. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин билгеләп үткәнчә, җылылык һәм вентиляция режимы булмаганда объект акрынга таркала башлый. “Анда тормыш кайарга тиеш, шул вакытта гына ул тагын 200-300 ел торачак”, – дип ассызыклый Иван Николаевич.

 Бүген храм обрешетка артына яшерелгән, ләкин бу безгә объектның мәһабәт матурлыгн бәяләргә, эшләрнең масштабын күрергә комачауламый! Белгечләр ярны ныгыту һәм бинаны гидросаклау эшләрен башкаралар. Утрауның периметры буенча габион конструкцияләр салу төгәлләнде. Иске габионнарны сүттеләр, шпунтлау эшләре башланды.

Киләчәктә һәйкәлне тагын да катлаулырак этап көтә. Ул үз эченә бизәкләү һәм рәсемнәрен торгызу, шулай ук машиналар өчен килү юлларын дөрес оештыруны берләштерә. Туристлык автобуслар бирегә килеп җитсә алсын өчен, махсус күпер юлы ачу планлаштырыла. Бу мәсьәлә буенча әлегә кайбер кыенлыклар бар. Бүген комитет әгъзалары төрле белгечләр белән, һәйкәл диварлары янындагы күчмә киңәшмәдә, әлеге кыенлыклар турында фикер алышты. Һәр ведомствога үз законнары призмасы аша проектны өйрәнергә, чикләүләр һәм тыюлар булу-булмавын анализларга туры киләчәк. Шул ук вакытта гыйбадәтханәне иконостаслар белән бизәү концепциясе эшләнә. Бу Мәскәү патриархаты һәм архив материаллары белән үзара хезмәттәшлекне үз эченә алган катлаулы эш, ул интерьерның беренчел кыяфәтен торгызырга ярдәм итәчәк.

«Югары гыйбадәтханәгә аерым игътибар биреләчәк, анда бизәкләрнең уникаль фрагментлары булган гөмбәзне, колонналарны, таш баскычларны һәм порталларны реставрацияләргә кирәк», – дип ассызыклады Иван Гущин. Эшләрне башкару лимиты – төбәк һәм федераль бюджетлардан бүлеп бирелгән 300 млн сум. Комитет башлыгы сүзләренчә, реставрацияне ике ел эчендә тәмамлау бурычы куелган. Подряд оешмалары бик актив фазада эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International