Татарстанда Зөя сак зоналарына элеккеге таләпләрне гамәлдән чыгардылар

2024 елның 24 мае, җомга

Төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объекты - Зөя утрау-шәһәре сак зоналары чикләрен элек җайга салган документлар үз көчләрен югалткан дип танылды. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Сүз Татар АССР Министрлар Советының 1969 елның 7 октябрендәге 548 номерлы һәм ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 2 июлендәге 481 номерлы карарлары турында бара.

Әлеге документларның беренчесендә архитектура һәйкәлләрен төзүне җайга салу зоналары һәм зоналары проектын раслау турында сүз бара, икенчесендә - мәдәни мирас объектының сак зоналары чикләрен, шулай ук җирләрдән файдалану режимнарын һәм әлеге зоналар чикләрендә шәһәр төзелеше регламентларына таләпләрне раслау турында.

Россия Мәдәният министрлыгы узган елның 18 октябрендә, 2023 елда сак зонасын, төзелеш һәм хуҗалык эшчәнлеген җайга салу зоналарын һәм Зөядә Успенский монастыре ансамбле өчен саклана торган табигый ландшафт зонасын урнаштырды, ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Шәһәр төзелеше регламентларына таләрләр ТР Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында сигез торак пунктка, шул исәптән Иннополис шәһәренә дә кагыла.

Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты - Зөя утрау-шәһәрчегенең чикләрен раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International