Казанда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы фәнни методик совет узды. Анда 1905 елгы «Петцольд сыра кайнату заволы комплексы»н саклап калу проекты каралды.
Хәзер комплекс иске завод территориясеннән, административ корылмалардан һәм җимерелгән биналардан тора.
Мәдәни мирас объектын биналарны реставрацияләүне һәм реконструкцияләүне, инженерлык системаларын яңартуны һәм объектны заманча төзелеш стандартларына туры китерү буенча карарлар тәкъдим ителде.
«Кластерны ял үткәрү концентрациясе, эш урыны,шулай ук заманча интеллегенция һәм үсеп килүче буынның яшәү урыны итү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте хокук иясе.
Совет әгъзаларының һәркайсы үзенең ахыргы фикерен белдерде. Комплекслы проект карарларын нигезләүне тәкъдим итәргә, шулай ук һәйкәл турында белешмәләрне төгәлләштерү буенча тарихи-мәдәни экспертиза уздыруны башлап җибәрергә тәкъдим ителде. Әлеге процедура аның исемен норматив-хокукый документларда туры китерергә мөмкинлек бирәчәк.
Совет әгъзалары шулай ук Казанда урнашкан «Торак йорт, XVIII гасыр» объектын яраклаштыру проектын карадылар.
Объектның архитектор-реставраторы тарафыннан һәйкәлнең бүгенге хәлдә җимерек хәлдә булган өлешен саклап калып, реновация вариантлары тәкъдим ителде. Фикер алышу барышында фәнни-методик совет әгъзалары проект карарлары өчен нигез булып торак йорт статусына ия булган бинаның бөтен күләмен исәпкә алган сак предметы булырга тиеш дигән фикергә килделәр.