Иван Гущин «Татарстан – казанышлар республикасы» марафонында катнашты

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Чара бүген Зәй районында узды. Панель дискуссиядә спикеры шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин булды.

Комитет рәисе район халкына ЮНЕСКОның мәдәни мирас объектлары, тарихи җирлекләр турында сөйләде, шулай ук Зәй җирендә урнашкан истәлекле урыннарга да игътибар итте.

«Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында Бөтендөнья мирас комитетының бердәм карары - бу Татарстанның һәм Россиянең һичшиксез җиңүе», - дип билгеләп үтте Комитет рәисе.

Карар узган елның сентябрь аенда кабул ителде. КФУның Астрономия обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү бурычы галимнәр, дәүләт хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр Советы рәисе, Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы белән ирешелгән.

Зәй муниципаль районы территориясендә бүген дәүләт саклавындагы 56 объект урнашкан.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы бюджеты һәм хәйрия чаралары хисабына Югары Багряж авылындагы 1887 - 1889 елларда төзелгән Троицк чиркәвен торгызу эшләре бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International