Эш сәфәре кысаларында Комитет рәисе Иван Гущин Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт белән бергә Әсән-елга һәм Кәчимир авылларындагы агач мәчетләрне карады.
Әсән-Елга авылындагы мәчет бинасы - Татарстанның иң борынгы агач архитектура һәйкәлләренең берсе. Теркәлү документлары нигезендә мәчет 1742 елда төзелгән.
Быел анда ремонт эшләре үткәрү мөмкинлеге өчен проект документациясе эшләнәчәк. Хәзерге вакытта башлангыч-рөхсәт документациясен әзерләү процессы бара. Объектта проблемалар бар: ул җылытылмый, өлешчә конструкцияләр авария хәлендә дип табылган. Тарихи мәчет язмышында халык катнашкан. Авылда тагын бер мәчет булуга карамастан, алар дин тотучылар өчен изге урынны саклап калу үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Комитетның максаты - анда намазлар уку өчен мәчетне торгызу.
Кәчимир авылында - 19 гасыр мәчете. Дин әһелләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән бергә объектка хокук билгели торган документларны рәсмиләштерү, бинаны дини оешмага файдалануга тапшыру, шулай ук архитектура һәйкәлен газ белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Мәчет элеккеге мәчет урынына Казан сәүдәгәрләре Юнысовлар акчасына төзелгән. Бу - манараның төз пропорцияләре - «агач» эклектика стилендәге сакланып калган бик аз үрнәкләрнең берсе.