Бүген Комитет рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында «Казан каймасы» сак линиясенең бер өлеше мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәге турында белдерде.
«Агымдагы елда безнең тарафтан киләчәктә һәйкәл территориясе чикләрен билгеләү белән табигый кыр эшләре планлаштырыла... Тарихи (шул исәптән хәрби) вакыйгаларга бәйле истәлекле урын буларак билгеләнә торган мәдәни мирас объектының аерым төре буларак истәлекле урын статусын бирү мөмкинлеге карала. Территорияне җентекләп тикшерү барышында Казан каймасындагы оборона чокырларының һәм хәрби-техник корылмаларның сакланып калган барлык участоклары ачыкланачак”, - дип белдерде үз чыгышында Иван Гущин.
Тикшеренү эшендә археологлар, тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр һәм кадастр инженерлары катнашачак. Беренче этап кысаларында Кайбыч районында 10 километрлы участок карала.
Немец гаскәрләрен Казан һәм Урал промышленность районы юлларында туктатырга тиешле Идел буе сак чиген төзү 1941 елның октябрь уртасында башлана.
Татарстан территориясе буйлап узган сак линиясенең бер өлеше Казан каймасы исемен алган. Ул Казан тирәли дуга барлыкка китергән һәм хәзерге Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш һәм Спас районнары территорияләре буйлап Урмар станциясе, Кайбыч һәм Апас район үзәге аша узган.
Эшләүчеләрнең төп массасын кызлар һәм хатын-кызлар, шулай ук студентлар, мәктәп укучылары һәм өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил иткән. Төзелештә инвалидлар, балалар, авырлы хатын-кызлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк картлар булган очраклар да булган.
Казан янында сак сызыгын төзүнең рәсми датасы дип 1942 елның 11 февралендә, «Казан каймасы» дәүләт кабул итү комиссиясе тарафыннан кабул ителгән көнне санарга мөмкин. Оборона сызыгының озынлыгы 331 км тәшкил иткән, шул исәптән 151 км танкка каршы чокырлар.