Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ГК ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы сессиясе узды.
Сессиядә шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, «Икътисадны трансформацияләү һәм үстерү агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Онищенко да катнашты.
Сессия мәсьәләләренең берсе тарихи җирлекләрдә мәдәни мирас объектларын саклау темасы булды. Мондый доклад Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан тәкъдим ителде. Ул үз докладында билгеләп үткәнчә, федераль әһәмияттәге тарихи җирлек буларак Алабуганың статусы биналарны һәм һәйкәлләрне карап тотуга зур игътибар бирә. Әмма финанслауның гамәлдәге түбән дәрәҗәсе аларның тормыш тәэмин итү мәсьәләләрен тулы күләмдә хәл итәргә мөмкинлек бирми.
«Хәзерге вакытта бу статус булу - асылда безнең баш авыртуы. Мәдәни мирас объектларын тотуга бюджетта махсус акчалар каралмаган, ә игътибар яңа төзелешләргә караганда күбрәк булырга тиеш», - дип билгеләде ул.
Аның сүзләренчә, карар яңа программа «тарихи җирлекләрнең статусын монетизацияләүче, территорияләрне һәм күпфатирлы йортлар биналарын карап тотуга һәм капиталь ремонтлауга бүлеп бирелә торган субсидияләрне исәпләгәндә бирелә торган коэффициентны арттыручы» була алыр иде,
Татарстан Республикасында 13 тарихи җирлек бар, шулардан 2 федераль әһәмияттәге җирлек (Алабуга шәһәре һәм Чистай шәһәре), 11 җирлек - төбәк җирлек (Биләр авылы, Болгар шәһәре, Бөгелмә шәһәре, Буа шәһәре, Лаеш шәһәре, Мамадыш шәһәре, Менделеевск шәһәре, Минзәлә шәһәре, Зөя утрау-шәһәре, Тәтеш шәһәре).
Бердәм реестрга кертелгән мәдәни мирас объектларының (1175 объект) 70 процентка якыны тарихи җирлеккә кертелгән территорияләрдә урнашкан. Шул ук вакытта мактаулы статус җирлеккә өстәмә ташламалар яки махсус преференцияләр тәэмин итми. Киресенчә, шәһәрдә шәһәр төзелеше, хуҗалык һәм башка эшчәнлеккә шактый чикләүләр кертә.