3 майда Биектау районының Айбаш авылында урнашкан борынгы мәчетне торгызуга керештеләр. Һәйкәлдә булачак эшләр турында фикер алышу һәм аның территориясен төзекләндерү буенча планнар белән Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов килде.
Комитет рәисе Иван Гущин җыелганнарга билгеләнгән чаралар турында сөйләде: «Бу мәчет - агач төзелеш сәнгатенең уникаль һәйкәле, аны саклау комитет контролендә. Эш гади генә түгел, беренче этапта фундаментны ныгытабыз, һәр бүрәнәгә, һәр элементка маркировка сугабыз, алга таба мәчетне сүтәбез. Махсуслаштырылган базада лицензияләнгән оешма начар саклшанган һәм черегән урыннарны тикшерә. Икенче этап кысаларында реставрация эшләре алып барачакбыз. Һәйкәлнең архитектур үзенчәлеген саклау дини кануннарны нигезендә, мөселманнарның Диния нәзарәте һәм Комитеты контролендә һәм авыл халкы катнашында алып барылачак».
Мәчетне саклау эшләре лицензияләнгән подряд оешмасы тарафыннан бары тик хәйрия акчалары хисабына гына башкарылачак. Хәзерге вакытта бураны тикшерү һәм аны торгызу буенча беренче чираттагы эшләрне башлау өчен акча табылган инде.
Мәчетне торгызуга иганә җыю «Сохраняем ВМЕСТЕ» проекты кысаларында «Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк дини оешмасы - Биектау районы мөхтәсибәте» дини оешмасының исәп-хисап счетына гамәлгә ашырылачак.
«Сохраняем ВМЕСТЕ» проекты кешеләргә мәдәни мирасны саклауда турыдан-туры катнашырга мөмкинлек бирә. Изге урыннарны саклау эшчәнлеге максималь ачык һәм фикер алышу өчен мөмкин, проектны гамәлгә ашыру буенча барлык карарлар Комитетның рәсми сайтында һәм интернет-платформада яктыртыла.
Татарстан Республикасы мөфтие рухи һәм мәдәни яңарышның мөһимлеге турында болай дип сөйләде: «Мондый объектларны торгызу мәсьәләләренә зур игътибар бирелүе шатландыра. Бу безнең һәйкәлләр, тарих. Моның белән шөгыльләнергә кирәк. Ышанам, реставрациядән соң мәчет яңа кебек булачак һәм тагын күп еллар хезмәт итәчәк. Әмма истә тотарга кирәк, мәчетнең иң яхшы бизәге - монда килеп чыккан табыну».
Җирле халык өчен һәйкәл мәдәни мирас объектына караганда зуррак әһәмияткә һәм көчкә ия.
«Бу безнең авыл горурлыгы! Борынгы мәчеткә сокланалар! » - диде Гөлсинә Гарипова.
Мәчет имамы Дамир хәзрәт Хәбибуллин сөйләвенчә, анда дога кылулар бер көнгә дә тукталмаган.
«Без мәчет торгызылачак дигән өмет белән яшибез һәм Аллага дога кылуны һәм аның ихтыярын үтәвен дәвам итәбез».