«Бердәм Россия» фракциясе утырышында республиканың мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада дәүләт саклавы астында якынча 6 мең объект бар, бу архитектура һәм археология һәйкәлләре генә түгел, ә Чистай һәм Болгар кебек тулы бер территорияләр. Узган елның мөһим вакыйгалары арасында Иван Гущин Дротоевский йортын реставрацияләүне билгеләде. Татарстан дини объектларны да кадерләп саклый. Аерым алганда, Казанның Петропавел соборында, Яңа бистә мәчетендә эшләр алып барыла.

Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләрен хәл итүгә теләге булган һәркем кушылырга мөмкин. Комитет «Сохраняем ВМЕСТЕ» проектын башлап җибәрде, аның ярдәмендә мәдәният һәм тарих һәйкәлләре хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар акчасына торгызыла. Хәзерге вакытта Зәй районында, иң борынгы агач храмнарның берсе булган Троицк чиркәвен реконструкцияләү мәсьәләсе хәл ителә. Чаралар интернет-платформа аша алып барыла.

Иван Гущин тармакны цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Хәзерге вакытта Комитет тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләр цифрлы форматка күчерелгән. «Ел саен предприятиеләрдән һәм гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны арта, аларның 80% электрон рәвештә керә», - дип ассызыклады Иван Гущин.

Әлеге мәсьәлә буенча нотык белән чыгыш ясап, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ассызыклаганча, профиль комитеты мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет кануннар иҗат итү һәм утырышларда контроль мәсьәләләрне карау кысаларында актив эш алып бара.

Аерым алганда, узган ел мәдәни мирас объектлары турында республика законы мониторингы үткәрелде. «Анализ күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы законы тулаем федераль законнарга туры килә, хокукый коллизияләр юк», - дип билгеләп үтте Айрат Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International