«Дротоевский йорты»нда барлык төзелеш һәм реставрация эшләре расланган план нигезендә бара

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

«Дротоевский йорты»нда барлык төзелеш һәм реставрация эшләре расланган план нигезендә бара. Анда эшләр бер көнгә дә туктап тормый – вакыт кыса. Графиктан калышмаска, шул ук вакытта эшләрнең сыйфаты буенча барлык таләпләрне дә үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта бинада эшчеләр идәннәрне ясаган, стеналарны штукатурка белән каплаган һәм аларны тигезләгән, ә түшәмдә коммуникацион кабельләр үткәрү өчен ныгытма системалар монтажлана.

Тиздән белгечләр йортны җылылык һәм электр челтәрләренә тоташтыруга керешәчәкләр, суүткәргеч һәм канализация урнаштырачаклар, заманча элемтә системасын үткәрәчәкләр. Әлеге мәсьәләләр буенча подрядчы оешмалар, дәүләт хезмәтләре вәкилләре, проект авторлары һәм архитекторлар фикер алыша. Хәзер документлар әзерләнә, гомумшәһәр коммуникацияләренә тоташтыру нокталары билгеләнә.

Барлык проблемалы мәсьәләләр кызыксынган һәм реставрация процессына кертелгән яклар катнашында оператив рәвештә хәл ителә,

Моннан тыш, «Дротоевский йорты» белән бергә утардагы ат абзары бинасы да торгызыла. Алга таба ат абзары заманча файдалану өчен җайлаштырылачак – биредә җәмәгать һәм дәүләт учреждениеләре урнашачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International