Түбән Новгородта Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар-киңәшмә уза

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Түбән Новгородта бу көннәрдә Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар-киңәшмә уза. «Сакларга югалтырга ярамый» киңәшмәсендә катнашучылар, анда ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова да катнаша, мәдәни мирас объектларын ачыклау, реставрацияләү, саклап калу һәм заманча файдалану өчен яраклаштыру буенча эш тәбрибәсе белән уртаклашты.

Мәдәни мирас объектлары милекчеләре белән эшләү һәм алардан канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмаган объектларны реквизацияләү тәҗрибәсе хакында аерым фикер алыштылар.

Спикерлар тарафыннан әйтелгән проблемалар арасында, мәсәлән, архитектура һәйкәлләрен реставрацияләүдә катнашучы белгечләрнең квалификациясе җитмәве һәм аны хәл итү нәтиҗәсе буларак, төбәкләрдә үз реставраторларын булдыру кирәклеге билгеләп үтелде. Киңәшмәгә чыгарылган мәсьәләләрнең округның барлык төбәкләре өчен дә актуаль булуы да әйтелде.

 Фикер алышуның аерым темасы РФ Президентының мәдәни мирас объектларының барлык төрләрен саклау территорияләре һәм зоналары чикләрен билгеләү һәм бу чикләрдә хокукый режимны үтәү турындагы йөкләмәсен үтәү тәҗрибәсе булды.  Шулай ук Россия Федерациясе халыклары тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрын алып бару турында да фикер алышынды.

Чараны Нижегород өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International