Казанда мәдәни мирас объекты буларак танылган Ак мәчеткә (Кызыл Татарстан урамы, 20 йорт) карата ваемсызлык белән бәйле вәзгыять уңай хәл ителде. Искәртеп үтәбез, юл эшләре вакытында мәчетне әйләндереп алган бетон коймалар өлешчә сүтелгән. Блокларны күчереп, бинаның диварына терәтеп куйганнар. Шул рәвешле кирпеч диварда ярыклар барлыкка килгән иде.
Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының мөрәҗәгатьләре һәм җәмәгатьчелек игътибарының йогынтысы булды. Территориянең бөтенлеген бозган подряд оешма көче белән бетон койма урынына урнаштырылган, чүп-чар җыеп алынган.