Комитет боерыгы белән Татарстанның Кайбыч һәм Апас районнарында табылган ике археология һәйкәле саклауга куелды

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәни һәйкәлләрне саклау комитеты боерыгы белән Кайбыч һәм Апас районнарында табылган, элек билгеле булмаган археология һәйкәлләре саклауга куелды. М-12 (Мәскәү-Түбән Новгород-Казан) зур тизлекле магистрален трассировкалау юлында археологик тикшеренүләр үткәргән вакытта Россия Фәннәр академиясенең Археология институт ыхезмәткәрләре 2020 ел ахырында Зыя елгасының сул ярында безнең эрага кадәр II меңъеллыкка караган «Азбаба җирлеге»н (Апас районы) таба. Бу табылдык ярдәмендә бронза чорында төбәкне үзләштерү үзенчәлелкәрен өйрәнергә мөмкинлек туган.

Археологлар Кайбыч районында XVIII-XX гасырга караган «Урта Колангы» җирлеген ачыклаган.

Мәдәни катламның зурлыгын, куәтен һәм вакытын аныклау өчен тикшерүләр вакытында шурфлар салынган, археологик чистартулар үткәрелгән. Керамик савыт кисәкләре, металл эшләнмәләр табылган.

Хәзерге вакытта ике һәйкәл дә ачыкланган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. Алга таба республика өчен мөһим булган магистральне проектлаган һәм төзегән вакытта әлеге объектларның сакланышын тәэмин итү буенча махсус чаралар күреләчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International