Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл православие изге урыннарын торгызуда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының керткән өлешен югары бәяләде

2026 елның 2 июне, сишәмбе

1 июньдә, Рухлар көнендә (Духов день), Зәй районының Югары Баграж авылында Живоначальная Троица храмын ачу тантанасы булды. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл яңа изгеләндерелгән гыйбадәтханәдә беренче гыйбадәт тәмамланганнан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка республикада мәчетләрне һәм православие гыйбадәтханәләрен торгызу буенча системалы эш алып барылуы өчен рәхмәт белдерде.

Архипастырь Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущинның һәм ведомство хезмәткәрләренең керткән өлешен аерым билгеләп үтте.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл:

«Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына рәхмәт белдерәбез: ел саен Иван Николаевич үзенең ярдәмчеләре белән бергә торгызылган храмнарның ишекләрен ача. Узган елда Казансу елгасында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-гыйбадәтханәне тормышка кайтардылар – аны митрополиягә беренче визит кысаларында Изге Патриарх Кирилл изгеләндерде. Һәм мондый торгызылган гыйбадәтханәләр күп. Безнең җирдәге тарихи мәчетләр дә шулай ук торгызыла. Аллаһ кушып, изге әйберләребез безгә кире кайтсын. Ләкин иң мөһиме – без үзебез изгелеккә, тәкъва һәм диндар тормыш рәвешенә кайтыйк».

Архипастырь тарафыннан Югары Баграж авылында борынгы агач гыйбадәтханәне торгызуда катнашучыларның хезмәте дә билгеләп үтелде.

Митрополит Кирилл «Татарстан Мәдәни мирас үзәге» ДБУ (реставрация проектын эшләгән өчен) һәм төзелеш подряд оешмасы коллективларына архиерей грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International