Бүген Югары Баграж авылында реставрациядән соң Троица чиркәве — XIX гасыр ахырындагы агач төзелеш сәнгате һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты ачылды.
Татарстан Рәисе исеменнән халыкны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады. Ул ассызыклаганча, республикада гыйбадәтханәләрне һәм мәчетләрне торгызу Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора.
Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары:
«Республикада изге урыннарны торгызу системасы төзелде. Шуның белән без чыганакларга кайтабыз, шуның белән республика территориясендә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген ныгытабыз. Бу безнең бер зур илебезне ныгытуга керткән өлешебез. Россия Президенты Указы нигезендә быел Россия халыклары бердәмлеге елы үткәрелә. Мондый мисаллар белән без Татарстанның бу мөһим патриотик хәрәкәтнең алгы сызыгында торуын күрсәтәбез. Шикләнмим, бу гыйбадәтханәнең ишекләре һәрвакыт ачык булып, анда гел кешеләр килеп торачак».
Бөек изгеләндерү дәрәҗәсен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды. Гыйбадәтханәне торгызу республика, епархия, меценатлар һәм җирле халыкның көчен берләштергән «Бергә саклыйбыз» проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды.