Кадерле татарстанлылар!
Бүген без ТАССРның бер гасырлые юбилеен билгеләп үтәбез.
Без барыбыз да Татарстанны яратабыз һәм аңа чәчәк атуын телибез. Республикабызны лаеклы киләчәк белән тәэмин итә алуыбызга шигем юк.
Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, игелек һәм тынычлык, шатлык һәм бәхет, барлык билгеләнгән планнарыгызны тормышка ашыруда һәм туган Татарстан һәм бөтен Россия хакына нәтиҗәле эшләрегездә уңышлар телим!
Иван Гущин,
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе
Нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 27 маенда, ., В. И Ленин, М.И. Калинин һәм А.С. Енукидзе ВЦИКның 222 нче санлы «АТССР турындагы» декретын имзалый, анда “Россия Социалистик Федератив Совет Республикасының бер өлеше буларак Автоном Татар Социалистик Совет Республикасын оештырырга” дип язылган була.
Бу истәлекле дата уңаеннан без бүген язмышы безнең төбәк белән тыгыз бәйләнгән Владимир Ильич Ленин исемен искә төшермичә кала алмыйбыз.
Казан губернасын хаклы рәвештә революция юлбашчысының икенче ватаны дип атарга мөмкин. Кечкенә чакта Володя Ульянов ел саен Кокушкино авылында бабасы Александр Дмитриевич Бланк утарында җәйге айлары үткәрә. Бүген бу - “Ульяновлар гаиләсе 1888-1889 елларда яшәгән йорт” төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Аның территориясендә "Ленино-Кокушкино" музей-тыюлыгы урнашкан. Объект 1997 елда республика әһәмиятендәге тарих һәйкәле буларак дәүләт саклавына билгеләнгән.
Ульяновлар гаиләсенең 1888-1889 елларда Казанда яшәве тарихын шәрехләгән тагын бер һәйкәл Ульяновлар урамы 58 адресы буенча урнашкан. Флигель 1870 еллар уртасында Е.И. Орлова утары территориясендә төзелә һәм участокның түрендә урнашкан. 1937 елда төзелгән Казанның иң борынгы музейларының берсе - төбәк әһәмиятендәге мәдәни объект. Флигельдә музей-йорт 1937 елда ачыла һәм Октябрь революциясенең 20 еллыгына багышлана.
Казан университеты – аеруча зур әһәмияткә ия. Владимир Ульянов Казан император университетының юридик факультеты студенты була, соңыннан ул октябрь революциясе юлбашчысы хөрмәтенә аталган. «В.И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университеты ансамбле: баш корпус, 1826 ел, арх.П. Пятницкий» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты РСФСР Министрлар Советы карары белән дәүләт саклавына 1960 елның 30 августында кабул ителде. Соңрак РФ Президентының 1996 елның 08.06.1996 номерлы Указы белән Россия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектларының Дәүләт җыентыгына кертелде.
1954 елда Казан дәүләт университетының төп бинасы каршында Ульяновка монумент куела. Бүген бу федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты. Һәйкәл авторы - Владимир Цигаль. Һәйкәлне бронзадан Мәскәү остаханәсендә ясыйлар.
Казанның В.И.Ленинга багышланган төп һәйкәлләренең берсе Ирек мәйданына урнашкан. Бу төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Һәйкәл монументаль скульптураның иң яхшы традицияләрендә ясалган. Фронталь өлешнең үзәгендә В.И.Ленинның беренче хөкүмәткә каршы чыгышын мәңгеләштерүче «1887 елда Казан университетында студентлар җыены» барельефы урнаштырылган. Һәйкәл авторлары: скульптор П.П. Яцыно һәм архитектор А.И. Гегелло. Һәйкәл 1954 елның 7 ноябрендә ачылган.
Безнең төбәктә В.И. Ульянов-Ленин истәлегенә башка бик күп объектлар бар әле. Дөнья масштабындагы лидерларның берсе тормышына һәм эшчәнлегенә бәйле әлеге һәйкәлләрнең булуы республикабызның мәдәни мирасы байлыгын бик яхшы тулыландыра.