Бүген, Халыкара музейлар көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән федераль әһәмияткә ия «Сандецкий утары», XX гасыр башы, мәдәни мирас объектында булды. Татарстан сынлы сәнгать музееның төп бинасы өч елга якын реставрациядә булды.
Татарстан Республикасы сынлы сәнгать Дәүләт музее бинасын төзекләндерү-реставрацияләү эшләрен уздыру йөкләмәсен Рөстәм Миңнеханов 2015 елда биргән иде.
Реставрация проекты кысаларында бинаны инженер ныгыту буенча масштаблы эшләр башкарылды, фасады, интерьерлары төзекләндерелде, флигельдә түбә конструкциясе көчәйтелде, ул җылытылды.
Моннан тыш, утар паркы төзекләндерелгән, борынгы фонтан һәм койма тулысынча яңартылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны төзекләндерү буенча башкарылган эшне уңай бәяләде. «Ремонт эшләрен башкарганда әлеге бинаның рухы саклануы мөһим. Эшләрне уйлап башкардык ", - дип билгеләп үтте ул.
Сандецкий утары - XIX гасыр ахырындагы архитектура һәйкәле, Казанның иң матур биналарының берсе, Казан хәрби округы командующие генерал Александр Сандецкийның элеккеге резиденциясе 1906 елда архитектор Ф.Р. Амлонг проекты буенча төзелә. Утар комплексы йорт-йорттан, флигельдән һәм коймалы бакчадан тора.
Объект Татарстан Республикасы милкендә, «Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее» ТР ДБМУнең оператив идарәсендә. Музейның горурлыгы – бай иконалар һәм Рокотов, Айвазовский, Брюллов, Крамский, Репин, Шишкин, Левитан, Кустодиев, Фешин картиналары коллекциясе.