Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисенең Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлавы

2020 елның 17 апреле, җомга

Кадерле дуслар!

Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көнен бәйрәм итү уңаеннан котлауларымны кабул итегез!

Күпмилләтле Татарстанның бай тарихи үткәне йөзләрчә уникаль архитектура һәм тарих һәйкәлләрендә гәүдәләндерелгән.

ЮНЕСКОның исемлегенә кертелгән өч Бөтендөнья мирас объекты булуы да зур хөрмәт һәм зур җаваплылык. Бу Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы, Болгар тарих-археология комплексы, Успенье соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре.

Бүген дәүләт саклавында - биш меңнән артык һәйкәл, һәм бу исемлек даими тулыландырыла. Узган ел дәүләт реестрына 28 тарихи объект кертелгән. Археология һәйкәлләрен саклауга аерым игътибар бирелә.

Хәзерге вакытта икътисад кичерә торган вакытлыча кыенлыкларга карамастан, республикада күп объектларда ремонт эшләре дәвам итә. Әйтик, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында масштаблы реставрациядән соң әһәмиятле мәдәни үзәкләр - Алафузов театры бинасы, Сандецкий йорты, Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сарае, Тимерюлчылар мәдәният сарае үз ишекләрен ачачак.

Мирасны саклау эшенә архитекторлар, археологлар, реставраторлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, тыюлыкларның фәнни хезмәткәрләре, фондларны саклаучылар, экскурсоводлар һәм Татарстанның тарихына битараф булмаган гражданнар бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Кадерле дуслар, бу көнне сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Иван Гущин,

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International