ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин бүген реставрациягә мохтаҗ агач төзелеш ядкәрләрен торгызуны шәхсән күзәтү өчен Вологодск өлкәсендәге борынгы рус шәһәре Кирилловка килде.
Биредә, Александр Поповның уникаль реставрация үзәгендә, Татарстан Республикасыннан ике объектны - 1879 елда Олы Елга (Балык Бистәсе районы) авылындагы мәчет һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Архангельск Кляри авылындагы Михаил-Архангельск чиркәвен торгызу буенча ремонт-реставрация эшләре бара.
- Бу катлаулы технологик процесс, һәр бүрәнә диярлек яңадан куела. Александр Владимирович Попов раславынча, ТАССРның 100 еллык юбилеена без Олы Елгада торгызылган, реставрацияләнгән мәдәни мирас объектын күрәчәкбез, - диде Комитет рәисе.
Агач төзелеш һәйкәлләре өстендә хәзер бөтен көченә тимерчеләр, балта осталары һәм башкалар эшли. Иван Николаевич борынгы мәчетне төзекләндерү эшләренең яртысы инде башкарылганын, бары манараны торгызырга калганын билгеләп үтте. Мәчет мәдәни мирас буларак кына түгел, дини объект буларак та кадерле.
Михаил-Архангельск чиркәвен реставрацияләү әле дә дәвам итә. Бу агач чиркәү Татарстанда шундый типтагы иң иске культ корылмасы булып тора.
Агач төзелеш һәйкәлләрен саклау мәдәни мирас объектларын саклауның өстенлекле юнәлешләреннән берсе санала. Республикада XVIII һәм XIX гасырларда төзелгән агач корылмалары сакланган, алар үзләренә игътибар таләп итә. Гомумән алганда, Татарстан территориясендә 121 агач төзелеш сәнгате һәйкәле һәм 127 ярымташ объект урнашкан.