Бүген ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин мәдәни мирас объектлары милекчеләре белән традицион очрашу үткәрде.
Әлеге очрашулар 2019 елга мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау комитеты тарафыннан уздыру программасын гамәлгә ашыру планы, шулай ук хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чаралар уздыру планы кысаларында уза.
Бу юлы фикер алышу темасы “Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) турында” 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган, җир, төзелеш, мелиоратив, хуҗалык һәм башка эшләр башкарганда мәдәни мирас объектын саклау чараларын тәэмин итүне регламентлаштыручы мәсьәләләр булды.
Дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Дарья Заделенова 2019 елның IV кварталында хокук куллану практикасына күзәтү белән чыкты, шулай ук 2019 елга нәтиҗәләр ясады. Ул мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә милекчеләрнең типик хаталары турында сөйләде, җыелганнарга Комитетның сайтында "Дәүләт күзәтчелеге" бүлегендә урнаштырылган материаллар белән танышырга киңәш итте.
Заделенова сүзләренчә, 2019 елда Комитет тарафыннан 68 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 10сы – 2019 елның IV кварталында. Бауман урамы, 27 (Казан шәһәре) урнашкан ачыкланган мәдәни мирас объектлары милекчеләренә, шулай ук Интернациональ урамы, 39 (Арча шәһәре), рөхсәтсез эшләр башкарган өчен Комитет тарафыннан РФ КоАП 7.13 маддәсенең 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән.
2019 елда иң мөһим суд эшләре булып Мөштәри урамы һәм Казанда Батурин урамы буенча өстәмә катлар төзү рәвешендәге тарихи кыйммәткә ия шәһәр төзелеше объектларын реконструкцияләүгә бәйле законсыз гамәлләрне тану тора. Суд җавап бирүчеләрне әлеге капиталь төзелеш объектларын алдан төзелгән катларны җимерү юлы белән беренчел халәткә китерергә мәҗбүр итте.
Заделенова шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау турындагы кануннар таләпләрен бозу гражданнарга 15 меңнән 200 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 20 меңнән алып 400 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән 5 миллион сумга кадәр (РФ КоАП 7.13 маддәсенең 1 өлеше) административ штраф салуга китерә, дип искәртте.
Мәдәни мирас объектларын археология һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Александр Нуриев җыелганнарга җир кишәрлекләренә археологик мирас объектларын җимерү яки юкка чыгару коралы буларак тарихи-мәдәни экспертиза уздыру турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда Комитет элек билгеле булмаган 13 археологик объектны ачыклады. Алар арасында төзелеш эшләре башкарганда Аксубай районында табылган каберлекләр. Анда бульдозерчы, җирнең өске катлавын алып, балалар җәсәдләрен тапкан. Соңрак биредә, 2 гектарга якын мәйданда, 150дән артык мәет исәпләнә торган, ачыкланган археологик мирас объектлары исемлегенә «Иске Кезле каберлеге» исеме астында кертелгән күпләп җирләү урыны урнашкан булып чыкты. Шулай ук Алексеевск, Баулы, Яңа Чишмә һәм республиканың башка районнарында да тарихи кыйммәткә ия объектлар табылган.
Аннары "сорау-җавап" режимында мәдәни мирас объектлары милекчеләрендә барлыкка килә торган проблемалар турында фикер алышу дәвам итте. Мәсәлән, Н. Госмановны («КЭР-Инжиниринг» ҖЧҖнең «ТатНИИэнергопром» филиалы) линия электр энергетикасы объектларын проектлаганда тарихи-мәдәни экспертиза уздыру мәҗбүриләрме, дип кызыксынды. «ТатНИИнефть» институты вәкилләрен атап үтелгән объектлар, ягъни нефть чыгару объектларын реконструкцияләгәндә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру кирәклеге мәсьәләсе борчыды. Җыелганнар шулай ук Комитетның бәяләмәсен бирү вакытын тарихи-мәдәни экспертиза уздырганнан соң кыскартырга ярамыймы, дип кызыксынды.
Традицион сорау - мәдәни мирас объектлары булган биналарда тышкы реклама чараларын урнаштыру турында. Бауман урамының Иҗтимагый префектурасы Советы рәисе В. Большаков бу биналарда элмә такталар урнаштыру процедурасының шактый катлаулануына зарланды, - РФ Мәдәният министрлыгы таләпләре шундый. Моннан тыш, әлеге процедура мәдәни мирас объектлары милекчеләре һәм арендаторлары тарафыннан бизнес алып баруны җитди катлауландыра.