Мордовиядә мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләренең семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Саранск шәһәрендә узган Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре семинарында катнашты. Семинар “Заманча уңайлы шәһәр мохитын тәэмин итүне истә тотып кече шәһәрләрнең тарихи-архитектур кыйммәтләрен саклап калу. Тарихи җирлекләр һәм аларның территорияләре чикләрендә шәһәр төзелеш эшчәнлеген җайга салу” темасына багышланган иде.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе тарафыннан оештырылган семинар 14-15 март көннәрендә узды. Чарада Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов, Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Галина Лотванова, Мордовия Республикасы буенча баш федераль инспектор Михаил Сезганов, Мордовия Республикасының мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры Анатолий Чушкин катнашты.

Шулай ук семинарда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты секторы мөдире һәм “Татарстан мәдәни мирас үзәге” ДБУ җитәкчесе Марсель Каюмов та катнашты.

Семинар кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре тарихи җирлекләрне үстерү, законнардагы үзгәрешләр, шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау төбәк органнарына карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук археология объектлары, территорияләрнең чикләрен билгеләү, сак зоналарын билгеләү турында да сөйләшүләр узды.

Иван Гущин Татарстан Респуликасының 13 тарихи җирлек буенча мәсьәләләрне җайга салудагы тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул Ведомствоара комиссияләр һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә аерым тукталды.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта Казанга җентекле игътибар бирелә. Һәйкәлләрнең күпчелеге тиешле тәртипкә китерелде. Бу туристик җәлеп итүчәнлеккә уңай тәэсир итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының периферияле территорияләренә аерым игътибар бирү бурычы тора. Әйтик, Чистай шәһәре федераль әһәмияттәге тарихи җирлекне үстерү мәсьәләләренә.

Хәзеге вакытта Казан шәһәре тарихи җирлек территориясе чикләрендә территорияләрне тотрыклы үстерү концепциясен эшләү башкарыла. Татарстан Республикасы периферийле территорияләренә аерым игътибар бирү бурычы тора. Әмма идарә планнары аша стратегик планлаштыру зарурлыгы да бар. Идарә планы булу муниципаль берәмлекнең кайбер табыш маддәләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булдырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International