Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Казанның үзәк өлешендәге тарихи кварталында урнашкан мәдәни мирас объектларын заманча файдалануга яраклаштыру буенча инвестор ниятләрен карауга багышланган күчмә киңәшмәдә катнашты.
Профсоюзлар, Муса Җәлил, Рахматуллин һәи Кави Нәҗми урамнары белән әйләндереп алынган тарихи кварталда “Дворяннар җыены кунакханәсе бинасы, биредә 1826 елның декабрендә ире янына сөргенә баручы Волконская Мария Николаевна, Емелья Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы турындагы материал җыю буенча сәфәрдә Пугкин Александр Сергеевич һәм гастрольләре вакытында Шаляпин Федор Иванович тукталган” (федераль әһәмияттәге), “1873 елда Бауман Николай Эрнестович туган һәм 1891 елга кадәр яшәгән йорт. 1919-1937 елларда татар драматургы Кәрим Тинчурин яшәгән йорт” (федераль әһәмияттәге), “Пискунов йорты, 1841 ел, архитектор Ф.И. Петонди” (төбәк әһәмиятендге), “Н.М.Теренина йорты – Мария хатын-кызлар гимназиясе, XIX гасырның 1нче чиреге, 1871 үзгәртеп корылган” (төбәк әһәмиятендәге).
Хәзерге вакытта объектлар авария хәлендә һәм архитектор-инвесторлар тарафыннан җентекле игътибар таләп итә.
“Дворяннар җыены кунакханәсе бинасы”н реставрацияләү проектын архитектура караплары әлеге объектны югары уңайлылыклы торак итеп үзгәртүне таләп итә.
“Пискунов йорты, 1841 ел, архитектор Ф.И. Петонди” объектын да төзекләндергәннән соң торак биналар сыйфатында файдалану күздә тотыла.