Мәдәниятара диалог буенча халыкара форум

2018 елның 7 сентябре, җомга

4-7 сентябрь көннәрендә Казанда мәдәниятара диалог буенча халыкара форум узды.

Чара кысаларында планетада тынычлык һәм дуслыкны саклап калу мәсьәләләре генә түгел, ә мәдәни күптөрлелек һәм мирасны хөрмәт итү, мәдәниятара белем, тотрыклы үсеш һәм тотрыклы тормыш рәвешен, глабаль гражданлык, тынычлык культурасы һәм көч кулланудан баш тарту кебек сораулар да каралды.

Форумда ЮНЕСКО генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Ирина Бокова, Бөтендөнья оешмасының махсус илчеләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

“Диалог этник, дини һәм мәдәни билгеләр буенча бүленүне булдырмаска булыша. Гомумән, нәкъ менә диалог тотрыклы үсеш тәэмин итүдә хәл иткеч рольне уйный. Бу фикер ЮНЕСКО химаясе астында үткәрелә торган Халыкара мәдәниятләрне якынайту унъеллыгы нигезендә ята”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 Президент фикеренчә, этникара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе дә әһәмияткә ия. Бүгенге көндә Россиянең 170тән артык милләт вәкиле Татарстанны туган йорты дип саный. Республикада Татарстан Милләтләр ассамблеясе, сигез Халыклар дуслыгы йорты һәм 100ләп милли-мәдәни үзәк нәтиҗәле эшли.

Чара кысаларында катнашучылар Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы объектлары, Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү барышы белән танышты, Свияжскида “Татар бистәсе” Агач археологиясе музеен ачуда катнашты.

Мәдәниятара диалог буенча Казан форумы үз эшен Декларация кабул итү белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International