ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый совет яңа составта җыелачак

2026 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составтагы беренче утырышы була.

Утырыш XIX гасырның тарихи бинасында — Комитет эшли торган «Дротоевский йортында» узачак. Советның яңартылган составына 15 кеше — танылган архитекторлар һәм галимнәр, сәнгать белгечләре һәм музей хезмәткәрләре, ТР Иҗтимагый палатасы һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары керде.

Беренче утырышта совет әгъзалары рәисне һәм аның урынбасарларын сайлаячаклар, шулай ук киләчәк эш планын билгеләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Иҗтимагый совет составына үзгәрешләр кертү турындагы боерыкка Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин 2026 елның 2 сентябрендә кул куйган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International