Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдерде.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, төбәк әһәмиятендәге әлеге мәдәни мирас объекты Казан үзәгендә сүтеләчәк һәм яңадан торгызылачак, чөнки аның конструкцияләре авария хәлендә һәм күрше йортлар һәм машина йөрү өчен куркыныч тудыра.
Гущин сүзләренчә, Мергасов йортын торгызу өчен проект документациясен әзерләгәндә зур архив һәм библиографик тикшеренүләр үткәрелгән.
Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:
«Һичшиксез мемориаль такталарны кайтарабыз. Һәм бу кешеләрнең бу йортта яшәве истәлеге мәдәни мирас объекты исемендә дә калачак, объектның тиешле паспорты булачак. Бәлки, ниндидер мемориаль зона ишегалды киңлегендә барлыкка килер, нигә әле юк, ди».