Казанда Мергасов йортын саклап калуның бердәнбер ысулы – аны сүтеп торгызу. Бүген бинаның күрше йортларга һәм машина юлына ишелү куркынычы бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Татар-информ»га биргән интервьюсында хәбәр итте.
Комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, кинәт ишелү вакытында зыян күрү зонасына Кави Нәҗми, 22А, 24, Дзержинский урамы, 16 адресларындагы күрше биналар, шулай ук юл өлешләре эләгә. Шуңа күрә кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куярга ярамый.
Иван Гущин тәкъдим ителгән проект чишелешләрендә урын алган адымнарны ясамасак, Мергасов йортын «без тулысынча югалтачакбыз», дип өстәде.
Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:
«Татарстанда тарихи объектларны ачыклау һәм торгызу методикасы һәм технологиясе инде күптән эшләнеп беткән. Шул ук технология буенча ЮНЕСКО объектында Казан Кремле ансамбле дә эшләнелде. Бездә Меңьеллык мәйданына караган алтынчы һәм җиденче коймалар авария хәлендә дип танылды, анда су басулар һәм вертикальдән 40 сантиметрга тайпылышлар булды, җимерелү куркынычы бар иде. Без Казан Кремленең музей-тыюлыгын килештереп кенә калмадык, ашыгыч чаралар күрү һәм конструкцияне сүтү турында таләп иттек».