Бу үзгәрешләр бинаның авария конструкцияләре сүтелеп, яңадан торгызылганнан соң «абсолют минималь» һәм «абсолют нигезләнгән» булачак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдерде.
Аерым алганда, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын торгызу проекты ишегалды балконнарына пыяла куюны күздә тота, Мергасов йортының беренчел тарихи йөзендә андый хәл булмаган.
«Металл киртәле ачык балконнар иде. 50-60 ел узгач, йортта яшәүчеләр нәрсәдер эшләгәннәр, металлопрофиль, сайдинг белән тышлаганнар, ниндидер киртә конструкцияләре ясаганнар, үзләре өчен уңайлырак шартлар тудырганнар», – дип аңлатты Гущин.
Ул сүзнең алгы фасад турында түгел, ә нәкъ менә ишегалды фасады турында баруын ассызыклады. Проект чишелешләре балконнарны элеккеге габаритларда торгызуны күздә тота – тарихи металл киртәне саклап, ләкин бердәм пыяла белән.
Иван Гущин шулай ук проектта каралган террасаларны шәрехләде һәм тарихи биналарны стандарт булмаган җайлаштыруның уңышлы мисалларын китерде.
Барысы турында да тулырак – «Татар-информ» материалында.