ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый совет составы яңартылды

2026 елның 4 сентябре, җомга

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин 2026 елның 2 сентябрендә  Иҗтимагый совет составына үзгәрешләр кертү турындагы боерыкка кул куйды.

Советның яңартылган составына 15 кеше — танылган архитекторлар һәм галимнәр, сәнгать белгечләре һәм музей хезмәткәрләре, ТР Иҗтимагый палатасы һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары керде.

Иҗтимагый совет эшчәнлегенең төп максатлары:

· Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда гражданнарның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, хокукларын һәм ирекләрен якларга;

· Комитет сәясәте юнәлешләрен эшләүгә иҗтимагый, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен җәлеп итәргә һәм аның эшчәнлегенең хәбәрдарлыгын тәэмин итәргә;

· Комитет эшчәнлегенә җәмәгать контролен гамәлгә ашырырга.

Иҗтимагый советның бурычлары:

· Комитетның дәүләт сәясәтен камилләштерүдә катнашырга;

· карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алуны яхшыртырга;

· Комитет эшчәнлеге турында җәмәгатьчелеккә хәбәрдарлыкны арттырырга;

· җәмгыятьтә коррупциягә түземсезлек формалаштырырга.

 

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин:

«Иҗтимагый совет составын яңарту – профессиональ бергәлек белән күбрәк ачыклыкка һәм диалогка мөһим адым. Без абруе һәм тәҗрибәсе мирасыбыз язмышы турында эчтәлекле әңгәмә алып барырга мөмкинлек бирә торган кешеләрне чакырдык. Утырышны яңартылган составта якын арада уздырачакбыз – планнар билгеләячәкбез һәм бүген җәмәгатьчелекне дә, Комитетны да борчыган төп мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз».

 

Иҗтимагый совет составы белән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International