Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга Сөембикә манарасының матурлыгы һәм нәфислеге белән ләззәтләнү өчен нибары бер тәүлек вакыт калды. Инде иртәгә уникаль тарихи һәм архитектура һәйкәленең җиде ярусының бишесен тулысынча фасад челтәре белән каплаячаклар.
.png)
Барлык эшләр федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – Сөембикә манарасын масштаблы реконструкцияләү кысаларында башкарыла. Фасад челтәре белән һәйкәлне реконструкция үткәрүче эшчеләрне һәм Казан Кремленә килүче туристларны иминләштерү өчен ябачаклар.
.png)
Якынча 2 атнадан соң манара тулысынча фасад челтәре белән ябылачак. Бу 58 метрлы манараның өске ике ярусында махсус төзелеш баскычлары урнаштырылганнан соң булачак.