Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты фәнни-проект документларына дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының иҗтимагый фикер алышуын уздыру турында хәбәр итә.
Документлар Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 18 йорт адресы буенча урнашкан «1938-1941 елларда танылган балалар язучысы Абдулла Алиш яшәгән йорт. 1931-1952 елларда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми яшәгән йорт» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау һәм заманча җайлаштыру максатларында эшләнгән.
Бу тарихи бина Татарстан башкаласында яшәүчеләргә Мергасов йорты буларак билгеле.
Комитетның рәсми сайтында дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы акты гына түгел, инженер-техник тикшеренүләр нәтиҗәләре дә урнаштырылган. Тәкъдим ителгән эскиз проекты принципиаль архитектура чишелешләрен ача һәм бинаның тарихи йөзен саклау һәм аны заманча файдалану өчен җайлаштыру буенча проект тәкъдимнәренең фәнни-методик нигезләмәсен үз эченә ала.
Иҗтимагый фикер алышу 7 эш көне дәвам итәчәк һәм 11 сентябрьдә 00:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Комитет кергән барлык кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне билгеләнгән вакытта караячак.