Иван Гущин Зәй районында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүдә катнашты

2026 елның 31 августы, дүшәмбе

Югары Пәнәче авылында поселок хакимиятенең яңа бинасын ачу тантанасы булды, ә Югары Баграж авылында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин кече авыл бәйрәмендә катнашты.

 

Югары Баграж авылында Республика көнендә яңа юл ачылды, аны төзүчеләр Живоначальная Троица чиркәвенә кадәр сузганнар. Авыл халкы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки юл торгызылган борынгы агач храмга алып бара. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Троица чиркәве реставрация эшләре тәмамланганнан соң 1 июньдә ачылган.

30 август – Югары Багражда кече авыл бәйрәме.  Авылдашлары аны камыр ризыклары һәм хуш исле бал белән чәйләп билгеләп үттеләр.

Зәйдә Татарстан Республикасы көнендә Көрәш сарае ачылды, ул шәһәргә нигез салынуга 375 ел тулу уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан халыкка чын бүләк булды.

«Яраткан шәһәр моңы» театральләштерелгән тамашасы башланыр алдыннан район башлыгы Рәзиф Кәримов һәм Иван Гущин Зәй халкын бәйрәм белән котлап, район алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

Зәй районы матбугат хезмәте фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International