Алабугада ике тарихи бина 1 сумга сатуга куелган

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Инвесторлар ике мәдәни мирас объекты — XIX гасырның ярымташ йортын һәм элеккеге һөнәрчелек училищесы бинасын  символик бәягә сатып ала алалар.

 Һөнәр училищесы бинасы (Мәскәү ур., 197 й.)

Мәйданы 479,4 кв.м булган ике катлы ярымташ бина – төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. XIX гасырның икенче яртысында ул сәүдәгәр Алабугасында һөнәри белем бирү инфраструктурасының бер өлеше буларак төзелгән.

 Ул вакытта шәһәр зур белем бирү үзәге була, анда сәүдәгәрләрнең (аерым алганда, Стахеевлар һәм Гирбасовлар династияләренең) хәйрия акчаларына төрле катлам балаларын һөнәр һәм фәннәргә өйрәтү өчен училищелар ачыла. Бу XIX гасыр ахырындагы иҗтимагый төзелешнең характерлы үрнәге. Фасадка мезонин һәм декоратив агач белән тышлау үзенчәлекле матурлык бирә.

Сатуга сылтама:

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000017520000000260_1/(lotInfo:info)?fromRec=false

Торак йорт, XIX гасыр (Гассар ур., 23 й.)

Алабуганың тарихи өлешендә урнашкан гомуми мәйданы 479 кв.м булган ике катлы ярымташ йорт муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора. XIX гасыр ахырында төзелгән бинаның фасады уемлы агач фриз белән бизәлгән, ә өске кат тәрәзәләре уникаль уемлы агач йөзлекләр белән рамланган.

Сатуга сылтама: https://torgi.gov.ru/new/public/lots/reg

«Объект өчен 1 сум» программасы ничек эшли

Программа буенча инвестор тарихи бинаны символик бәядән сатып ала. Милек хокукы сатып алучыга шундук, ләкин йөкләмә белән күчә. Яңа милекче саклау йөкләмәсе нигезендә барлык реставрация эшләрен билгеләнгән срокларда башкарырга тиеш. Шартлар тулысынча үтәлгәннән соң, йөкләмәләр алына.

Программа республиканың мәдәни мирасын саклауга һәм авария хәлендәге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертүгә юнәлдерелгән.

Объектлар турында тулы мәгълүмат наследие.дом.рф платформасында урнаштырылган

 

Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:

«Алабуга – федераль әһәмияттәге тарихи җирлек, ул меңләгән туристларны җәлеп итә, һәм һәр реставрацияләнгән объект яңа тарту ноктасына әверелә. Сатуга куелган ике бина – күчемсез милек кенә түгел, бу әзер бизнес-проектлар да. Бутик-отельләр, музейлар, рестораннар – уңышлы коммерцияле файдалану өчен монда барысы да бар. Перспектива күрүче инвесторларны чакырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International