Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлед ән-Нәби бәйрәмендә зур күләмле реставрациядән соң дин тотучылар өчен Казанда сакланган бердәнбер тарихи агач мәчет ишекләрен ачты. Яңартылган изге урында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.
.jpg)
Агач бина 1897 елда Иван Иванович Алафузовның җитен игү фабрикасы буларак төзелә. 1910 елда сәүдәгәр улы аны күбесенчә предприятие эшчеләреннән торган мөселман җәмгыяте ихтыяҗлары өчен үзгәртеп җиһазландыра. Шулай итеп, фабрика мәчеткә әверелә.
.jpg)
1930 нчы елларда гыйбадәтханәне япканнар, бина тулай торак-пансионат буларак кулланылган. Дин тотучыларга мәчетне 1993 елда кире кайтаралар, әмма озак еллар ул авария хәлендә кала. Масштаблы реставрация 2021 елның августында башлана. Изге урынны торгызуга мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр зур өлеш кертә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов:
«Бүген, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә, «Рәҗәб» мәчетен реконструкцияләү эшләре тәмамлана. Без уртак тырышлык белән бу объектны саклап кала һәм яңарта алдык. Мәүлед ән-Нәбине бәйрәм итү безнең бердәмлекне, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклауга үз өлешен кертер, шулай ук традицион кыйммәтләребезне ныгытыр дип ышанам».
«Рәҗәб» мәчете – XIX гасыр ахырындагы завод төзелеше мөселман җәмәгатьчелеге өчен рухи үзәккә әверелгән агач төзелеш сәнгатенең уникаль һәйкәле һәм Казанның күп конфессияле тарихының дәлиле. Аны торгызу – Татарстанның мәдәни һәм дини мирасын саклау буенча системалы эшнең тагын бер үрнәге.