«Федераль объектны җимерелүдән коткардылар»: «Россия-1» телеканалында Казанның Петропавел соборын торгызу турында сөйләделәр

2026 елның 24 августы, дүшәмбе

12 июльдә Казанның Петропавел соборы изгеләндерүнең 300 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыйганы бәйрәм итү алдыннан Идел буеның иң матур соборларының берсендә, нарышкинча барокко стилендә төзелгән, аскы гыйбадәтханәдә рәсем ясау эшләре төгәлләнде.

Реставраторлар дин тотучыларга Казандагы берничә җимергеч янгыннан соң, ә аннары совет елларында, гыйбадәтханә партархив һәм планетарий сыйфатында файдаланылгач, югалган изге образларны кайтарганнар.

Аскы гыйбадәтханәне реставрацияләү 2016 елдан башлап Петропавел соборында башкарылган эшләрнең зур күләменең бер өлеше генә. «Тарихи хәтер» федераль программасы буенча бу елларда федераль әһәмияттәге объектны торгызуга 655 млн.сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча изге урынны торгызуга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән, хәйриячеләр һәм Петропавел соборы мәхәлләсе дә зур ярдәм күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International