Иван Гущин: «8 ел эчендә Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга 31 млрд.сум юнәлдерелде»

2026 елның 21 августы, җомга

2018 елдан әлеге акчаларга республикада 300гә якын тарихи һәйкәл реставрацияләнгән. Бу хакта 20-21 августта край башкаласында уза торган «Киләчәк шәһәре» II Пермь үсеш форумы кырларында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдерде.

Комитет җитәкчесе «Мәдәни мирас объектларын әйләнешкә кертү» панель дискуссиясендә Татарстанның мәдәни мирасны шәһәрләр үсеше драйверына әйләндерү тәҗрибәсен тәкъдим итте. Иван Гущин билгеләп үткәнчә, сигез ел эчендә республикада объектларны саклауга 31 млрд.сум юнәлдерелгән, 300гә якын һәйкәл реставрацияләнгән. Төп корал – «Бер сумга объект» программасы, аның буенча 2023 елдан 25 объект сатылган, быел инвесторларга тагын 41не тапшыру планлаштырыла.

Гущин шулай ук мирасны әйләнешкә кертүнең системалы проблемаларына да кагылды: реставрацияләүнең югары бәясе, административ киртәләр, һәйкәлләр тирәсендә әзер мохит булмау һәм инвестиция пакетларының җитмәве. Ул кече тарихи шәһәрләрдә һәм башкалаларда инвесторларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен региональ һәм муниципаль объектларга катнаш сәүдә механизмын җәелдерергә тәкъдим итте. Форум Россиянең 40 төбәгеннән ике меңнән артык катнашучыны җыйды.

«Киләчәк шәһәре» Пермь үсеш форумы федераль хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары, муниципалитетлар, үсеш институтлары, бизнес һәм эксперт бергәлеге вәкилләрен «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның һәм Россиянең терәк торак пунктларын (икътисадый үсеш үзәкләрен) үстерүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International