Нәрсә белергә кирәк:
- Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык булачак.
- Бу көннәрдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.
- Татарстанлылар уңайлы сайлау участогын «Мобильный избиратель» сервисы аша сайлый ала. Тавыш бирү көннәрендә башка шәһәрдә яки районда булучылар өчен бу бигрәк тә актуаль. Гаризаны 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша, КФҮ яки территориаль сайлау комиссиясе офисында бирергә мөмкин.
- Сайлау участокларында киртәсез мохит булдыру буенча эш алып барыла. Өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәмне волонтерлар күрсәтәчәк.
- Шулай ук участоклар, кресло-коляскалар кулланучы гражданнарга уңайлы булсын өчен, киң уемлы махсус кабиналар белән җиһазландырылачак. Күрү сәләте бозылган сайлаучылар өчен рельефлы-нокталы Брайль шрифты белән трафаретлар каралган, ишетү сәләте бозылган кешеләр «112 хезмәте» видеоэлемтә системасы аша ишарәләр телендә тәрҗемәче хезмәтләреннән файдалана алачак.