Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң Казан Яшьләр театрында булды

2026 елның 19 августы, чәршәмбе

Масштаблы реставрация эшләре тәмамланганнан соң, иске театр мәйданчыгы балалар һәм яшьләр өчен заманча белем бирү киңлегенә, яшь артистлар, режиссерлар һәм драматурглар проектларын гамәлгә ашыру урынына әвереләчәк.

Хәзер Яшь тамашачы театры урнашкан Шәрык клубы (сәүдәгәрләр җыелышы) бинасы XIX гасыр ахырында төзелгән.

Реконструкция кысаларында терәк конструкцияләр көчәйтелгән, инженерлык челтәрләре алмаштырылган, бинаның түбәсе, фасад, сәхнә, тамаша залы, фойе һәм грим бүлмәләре ремонтланган.

Икенче катта кече зал җиһазландырылган. Хәзер аерым тамашаларны эчке ишегалдында ачык һавада кую планлаштырыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:

«Балалар һәм яшьләр өчен бик мөһим һәм кирәкле киңлек бу. Татарстанда театрларны үстерү, биналарны ремонтлау буенча зур эш алып барыла. Әлбәттә, мондый проектларны ил җитәкчелеге һәм шәхсән безнең Президент Владимир Путин ярдәменнән башка гамәлгә ашырып булмас иде».

 

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International