Кукмара районының Түбән Үрәс авылындагы мәчет 2024 елда төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусын алды.
Бу уникаль мәчетнең тарихы 1906 елда, җирле крестьян Рәхмәтулла Рамазанов губерна идарәсенең агач мәчетнең планын һәм фасады проектын төзелеш бүлегенә раслау өчен тәкъдим иткәч башлана. Әмма 1907 ел башында крестьяннар планны үзгәртү – мәчет төзү өчен кыргый бут ташын – авылдан ерак түгел карьерда чыгарылган известьташны куллану турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.
.jpg)
Мәчетнең тагын бер үзенчәлеге бар – алты кырлы манара, гәрчә Идел буе һәм Уралның традицион ислам архитектурасына дүрт кырлы һәм сигез кырлы манаралар хас булса да. Бу гасырлар буена формалашкан төбәк стиленең аермалы билгесе.
Совет елларында манараны кисәләр, ә бинада кинотеатр урнашкан. 1995 елда җирле халык көче белән манара торгызыла.
Хәзер дин тотучылар җәмгыяте 2027 елда үзенең 120 еллыгын билгеләп үтәчәк изге урынны торгызуга алынырга ниятли. Хәйрия счеты ачылган, аңа инде иганәләр килә башлаган.