ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында мәдәни мирас объектларында мәгълүмати язмалар урнаштыру буенча еллык кампания үткәрде.
.png)
Быел Алексеевск, Арча һәм Питрәч районнарында 10 объектта язулар барлыкка килде.
Аларның күбесе – үз мәхәлләләре булмаган мәчет-чиркәүләр, шуңа күрә алар муниципалитетлар балансында тора.
Бу исемлектә Тәтеш районының Никифоровка авылында революционерка Вера Николаевна Фигнерның әнисе каберендәге кәшәнә аерым тора.
Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:
«Мәгълүмати язмалар – мәдәни мирасны популярлаштыру эшенең мөһим өлеше. Һәр объект танылырга тиеш, һәркайсының үз «паспорты» булырга тиеш. Бу халыкка да, туристларга да күргән нәрсәнең асылына яхшырак төшенергә һәм бу биналарның тарихыбыз өчен кыйммәтен аңларга ярдәм итә».