1 июньдә Рухлар бәйрәмендә (Духов день) изгеләндерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарачак. Яңа изгеләндерелгән Троица храмында беренче гыйбадәт кылуда Зәй районының Югары Баграж авылы халкы, хаҗ кылучылар, район кунаклары, тарих белән динне кадерләгән кешеләр катнашачак.
Троица чиркәве – 1887-1889 елларда Алабуга сәүдәгәре Иван Стахеев һәм мәхәллә кешеләре акчасына урман биргән казна ярдәмендә төзелгән агач төзелеш сәнгатенең үзенчәлекле һәйкәле. Гыйбадәтханә тантаналы рәвештә 1889 елның 17 июнендә изгеләндерелә.
1896 елда бина янгыннан нык зыян күрә, ләкин бер елдан соң яңадан торгызыла һәм яңадан изгеләндерелә. 1931 елда гыйбадәтханәне япканнар, аны ашлык саклагыч буларак кулланганнар, аннары авыл клубына әйләнгән. Дистә еллар буе чиркәү хуҗасыз тора һәм җимерелә.
Гыйбадәтханәне ничек коткаралар
Реставрация проектын «Татарстан Мәдәни мирас үзәге» ДБУ эшләгән. Эшләр 2023 елдан алып барыла.
Нәрсә эшләнгән:
· бураның, түшәмәләрнең һәм атламалык системасының җимерелгән конструкцияләре тулысынча сүтелгән;
· 2024 елның августында бура тарихи урында яңадан җыелган;
· гыйбадәтханәнең юкка чыккан өлеше (башлы һәм тәреле сигез кырлы барабан) һәм манара (дүрт кырлы чатыр) түбәсе торгызылган;
· түбә япмасы алмаштырылган, су агызу системасы торгызылган;
· фасадлар, баскычлар реставрацияләнгән, югалган декоратив элементлар (йөзлекләр, сандриклар, фризлар) торгызылган;
· 2025 елның 9 июнендә чиркәүгә тәреләр куелган һәм тугыз яңа кыңгырау изгеләндерелгән;
· интерьерларда тарихи планировка сакланган, аркалар, түшәм тартмалары торгызылган, идәннәр җәелгән;
· барлык инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән, янгын сигнализациясе һәм җылылык урнаштырылган;
· территория төзекләндерелгән, койма, капкалар торгызылган.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин:
«Баграждагы Троица чиркәве – Татарстанның бик аз сакланып калган агач храмнарының берсе. Аны республика, епархия, меценатлар һәм җирле халыкның уртак эше нәтиҗәсендә торгызып булды. Рухлар көнендә ачу тирән символик мәгънәгә ия. Гыйбадәтханә яшәешкә кайта һәм яңадан мәхәллә кешеләре өчен рухи үзәк булачак».
Гыйбадәт йоласы 9.00 сәгатьтә башлана
Гыйбадәт кылу шулай ук гыйбадәтханә каршындагы мәйданда урнаштырылган зур экранда трансляцияләнәчәк, ә гыйбадәт тәмамланганнан соң барысын да бәйрәм концерт программасы көтә.