Татарстанда археологлар 2026 елда масштаблы тикшеренүләргә әзерләнә

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына республика территориясендә урнашкан 106 объектка карата археологик кыр эшләре уздыру турында хәбәрләр килде.

 

Эшләрне Казанда, Алабугада, шулай ук Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Балтач, Биектау, Зеленодольск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән районнарында башкару планлаштырыла.

Хәбәрләр «РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре) турында» 73-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә килә. Мондый эшләрне башкару өчен нигез булып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелә торган рөхсәтләр (ачык битләр) тора.

Казу эшләре вакытында археологиянең яңа объектлары ачыкланса, аларны соңыннан дәүләт саклавына да исәпкә куячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International