Hәйкәлләрне реставрацияләү сроклары кыскарачак: РФ Дәүләт Думасы бюрократик процедураларның берсен гамәлдән чыгарды

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы 26 майда өченче, соңгы укылышта мәдәни мирас объектларында реставрация эшләрен тизләтәчәк һәм гадиләштерәчәк мөһим закон проектын кабул итте.

Документ «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы федераль законның 33 һәм 45 статьяларына үзгәрешләр кертә.

Тармак өчен нәрсә үзгәрә?

Төп яңалык – «объектны саклап калу эшләрен башкаруга йөкләмә» бирүне туктату. Элек бу документтан башка реставраторлар проектны эшләүгә дә керешә алмый иде. Хәзер бу бюрократик баскыч процесстан чыгарылган.

Элегрәк процедура болай иде:

1. Башта дәүләт органында йөкләмә алырга кирәк иде.

2. Аннары проект документациясен эшләргә.

3. Алга таба эшкә рөхсәт алырга.

Практикада йөкләмәнең эчтәлеге РФ илкүләм стандартларында һәм башка закон актларында язылган таләпләрне кабатлый. Шул ук вакытта бер генә йөкләмәне бирү вакыты да 30 эш көненә сузылырга мөмкин. Гади итеп әйткәндә, документ процессны тоткарлый торган рәсмилеккә әверелгән иде.

Гражданнар һәм инвесторлар нинди нәтиҗә алачак?

- сроклар кыскара

- административ йөкләнеш кими

- контроль саклана

Закон үз көченә кайчан керә?

Федераль закон рәсми басылып чыкканнан соң 180 көн узгач үз көченә керә.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин:

«Кабул ителгән төзәтмә — реставрация бергәлеге озак вакыт көткән нокталы үзгәреш ул. Артык функцияне бетерү проект документациясенең сыйфатына карата таләпләрне киметми һәм эшләр башкаруга мәҗбүри дәүләт күзәтчелеген бетерми. Документларны әзерләү һәм килештерү процедураларын тизләтү мәдәни мирас объектларын саклау буенча проектларны гамәлгә ашыру срокларына уңай йогынты ясаячак, бу, ахыр чиктә, дәүләт һәм инвесторлар, шулай ук гражданнар мәнфәгатьләренә җавап бирә».

Документның тулы тексты белән монда танышырга мөмкин - https://sozd.duma.gov.ru/bill/728319-8

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International