Казан игенчелек училищесының төп бинасы (Ферма-2 ур., 53 йорт) мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Акт ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каравында. Бүген бу бинада Казан дәүләт аграр университеты урнашкан.
Училищега 1864 елда нигез салына һәм анда авыл хуҗалыгы белгечләре – җир үлчәүчеләр, идарәчеләр әзерләп чыгарыла. Ул күргәзмәләрдә актив катнаша: 1873 елда Венада Бөтендөнья күргәзмәсендә, 1887 елда Харьковта Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә орлык үрнәкләрен тәкъдим итә.
Бина 1863-1878 елларда шул чорның «казна» архитектурасына хас эклектик стильдә төзелгән. Ул беренчел кыяфәтен һәм күләм-пространство структурасын саклап калган.
Аның эчендә уку кабинетлары һәм анатомия, терлекчелек, ботаника, агрономия дәресләре өчен зур зал булган. Интерьерларның югары дәрәҗәдә сакланышы объектның мәдәни кыйммәтен раслый.