Татарстан 24 телеканалында «Главные новости» тапшыруы эфирында архитектура мирасын саклауның мөһимлеге һәм аның республика шәһәрләре йөзенә йогынтысы турында сөйләделәр

2026 елның 17 апреле, җомга

Ел саен 18 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне алдыннан ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Татарстан 24» телеканалында «Главные новости» тапшыруында чыгыш ясады.  

Әңгәмә барышында Иван Гущин ассызыклаганча, Казан дәүләт саклавындагы һәйкәлләр саны буенча алдынгы урында тора. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында меңгә якын шундый объект саклана.

Тулаем республика буенча дәүләт реестрында 2030 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Алар арасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән уникаль архитектура ансамбле - Казан Кремле аерым урын алып тора.

Тапшыру бүген 19.30 кабатлап күрсәтеләчәк

Эфирга сылтама: 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International